15 декабрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 1 сыйныф укучылары өчен “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” дигән темага КВН үткәрелде..
КВН уен формасында үтте. Укучылар сорауларга җавап бирделәр. Сәламәтлек турында мәкальләр әйттеләр, табышмакларга җавап эзләделәр. “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Кичә ахырында укучылар “Сәламәт булыйм дисәң” проектын төзеделәр. Кичә бик күңелле үтте. Катнашучылар саны: 10 укучы