Радуга клубының чираттагы утырышы

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Район балалар китапханәсендә Радуга клубының чираттагы утырышы үтте. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балаларга презентация ярдәмендә  төрле илләрдә Яңа елны каршы алу йолалары, чыршының килеп чыгышы турында  сөйләде.

Югары Күзмис һәм Балды Кнә китапханәчеләре Валентина Тухтарова  һәм Айна Павлова  балаларга  “Традиции Нового года” дип исемләнгән әңгәмәне удмурт телендә алып барды.  Әңгәмә кызыклы конкурслар, табышмакларга җаваплар табу, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Балалар чыршы тирәли рәхәтләнеп биеде, яңа елга багышланган җырлар башкарды. Утырыш ахырында һәр бала баллы күчтәнәчкә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International