2 январь көнне Манзарас мәдәният йорты каршында балалар белән “Чыршы, чыршы, без сине...” дигән уен – тамаша үткәрелде. Чыршы бәйрәмендә балалар чыршыга кагылышлы җырлар җырлап, уеннар уйнап, Кыш бабайны каршыладылар һәм кыш бабайга багышлап шигырьләр сөйләделәр.