3 январь көнне мәктәп яны спорт мәйданчыгында Лельвиж авылы китапханәчесе Людмила Егорова «Кто умеет веселиться, тот мороза не боится» дип аталган спорт бәйрәме үткәрде. Әлеге чарада 1-10 сыйныф укучылары бик теләп катнашты. Укучыларның игътибарын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә юнәлдерү максатыннан үткәрелгән әлеге чарада ярышлар, ирекле чаңгы шуу кебек уеннанр оештырылды.