Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова клуб хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен Яңа ел чыршысы бәйрәме үткәрделәр. Балалар төрле-төрле әкияти киемнәр киеп, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм кунагы Кыш бабай белән Кар кызы һәм аларның әкияти дуслары балалар өчен мавыктыргыч кичә бүләк иттеләр.