3 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә балалар шагыйре һәм педагог Рафис Корбанның тууына 60 яшь тулу уңаеннан “Рафис Корбан-балалар язучысы” исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү ясалды. Шул форсаттан китапханәче Алсу Ярмиева балаларны Рафис Корбанның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды һәм “Минем туган көнемдә” китабыннан шигырьләр кычкырып укылды, табышмаклары әйтелде. Катнашты 6 укучы.