Китапханә якын дустың булсын” дип исемләнгән китапханә дәресе

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

5 нче гыйнвар көнне Село – Чура авылы китапханәчесе Лида Азина 2 нче сыйныф укучылары белән  “Китапханә якын дустың булсын” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китапханәгә килгән яңа журналларга обзор уздырылды, шигырьләре укылды, башваткычлары һәм табышмаклары чишелде.  8 укучы катнашты, балалар каникул чорына китап журналлар укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International