Княгор авылында яшәүче Садыйкова Алтынай Сәгыйть кызына шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина тәбрик итеп, туган көн иясенә Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук Поч.Кучук җирлеге башлыгы Фәниз Гайнетдинов та үзенең тәбрикләүләрен җиткерде.