Березняк авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланып китте. Бүген ул, беренчеләрдән булып, Березняк авыл җирендә үткәрелде. Анда җирлек башлыгы Рөстәм Шарипов, участок инспекторы Виталий Кусаев һәм башкаларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Чыгышлардан соң халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International