Авыл җирлекләрендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннарының район башлыгы Сергей Димитриев катнашында узган беренечләре Лельвиж һәм Югары Чура җирлекләрендә булды. Авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, полициянең участок инспекторлары, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев, прокурор ярдәмчесе Вилнур Кәримов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәеновларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының тормышка ашырылуы, спорт, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау тармакларында эшнең торышы, алдагы елга бурычлар белән таныштырды.