Нырты клубында КВНчылар көч сынашты

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Нырты клубында КВН уеннарының сайлап алу туры үтте, дип яза “Наш Кукмор”. Бәйгедә Түбән Үрәс, Нырты, Ятмас Дусай, Зур Кукмара, Сәрдекбаш, Өркеш авыл җирлекләреннән килгән командалар көч сынашты.

Командалар шаян номерлар тәкъдим иттеләр. КВН програмасында шулай ук визит карточкасы, капитаннар ярышы һәм башка бәйгеләр бар иде. Уен нәтиҗәләре буенча финалга Зур Кукмара һәм Ятмас Дусай авыл җирлекләре командалары чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International