Турнирда районның иң көчле 5 командасы катнашты. Киеренке көрәштән соң, барлык көндәшләрен дә җиңеп, Купка(Юлбарс) командасы беренче урынны яулады, икенче урында - Чишмәбаш, өченче урында -Аш Буҗи. Иң яхшы уенчылар да ачыкланды: иң яхшы сакчы Дәүләтшин Руслан (Купка), иң яхшы капкачы Галимуллин Рифнур (Чишмабаш), иң яхшы һөҗүмче Гасимов Илһам (Купка). Ярышны оештыручыларга Рахимянов Рөстәмгә, Минегалиев Расил, спонсорларга һәм барлык оештыруда катнашкан яшьләргә авыл халкының рәхмәте чиксез.