14 нче январь көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннибаева 1нче сыйныф укучылары белән “Китап иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиография дәресе үткәрде. Китапханәче балаларны китапханә, китапханә кагыйдәләре, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап киштәләре тәртибе, китапны укырга өйгә алу, кабат аны китереп тапшыру кебек тәшенчәләр белән таныштырды һәм китаплар сайлауда булышты. Соңыннан “Хәрефләргә сүзләр тап” уенында катнашып, балалар үзләренең өлгерлеген, зирәклеген, укымышлылыкларын күрсәттеләр.