“Әбиләр дә яшь чагында, безнең кебек уйнаган” дигән ял кичәсе

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

14 нче январь көнне Березняк авылы мәдәният йортында авыл китапханәчесе Гөлшат Сабирзянова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә яшьләр өчен татар халык уеннарыннан торган “Әбиләр дә яшь чагында, безнең кебек уйнаган” дигән ял кичәсе уздырдылар. Кичәдә яшьләр халкыбызның яратып уйнала торган “Биш парлы”,      “Самавыр”, “Зәлидә”, “Йөзек  салышлы” һ.б. уеннары турындагы китаплар белән таныштылар һәм әлеге уеннарда актив катнаштылар. Уенчылар җыр - биюгә дә осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан кичәдә катнашучылар белән бергәләп чәй табыны артында фикер алышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International