"Нур" клубының чираттагы утырышы

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

13 январь  көнне Мәмәшир авылы китапханәсендә “Нур”  клубына  йөрүче  өлкәннәр  белән   “Яңа ел белән дуслар!”  исемле кичә үткәрелде. Кичә  барышында 2016 елга йомгак ясалды, Кыш бабай һәм Кар кызы, Әтәч елы  каршы алынды, татар халык  уеннары  уйналды  һәм  Кыш  бабайның җәзалары  үтәлде.

         “Хуш киләсең, Яңа ел!” исемле китап күргәзмәсе барлык китап укучыларның игътибарын җәлеп итте. Шул күргәзмәгә күзәтү ясау, укучыларда зур кызыксыну уятты. Бәйрәм кичәсенә атап әзерләнгән чай табыны артында килгән кунаклар 2017 ел өчен әзерләнгән йолдызлар фаразы белән дә таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International