“Кошларга ярдәм итик” - экологик чара

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Тат. Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсәнова башлангыч сыйныф укучылары өчен Экология елы кысаларында “Кошларга ярдәм итик” дип аталган экологик чара үткәрде. Китапханәче балаларның кошлар турында булган белемнәрне арттыру, бездә кышлаучы һәм күчмә кошларны танырга өйрәтү,  кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту,  иҗади активлыкны арттыру, кызыксынучанлык тәрбияләүне максат итеп оештырган әлеге чарада балалр мәгълүмати белем генә туплап калмыйча, практик – кошларга җимлек ясау кебек чарада да катнаштылар. Кышкы табигать кочагында балаларүзләре җитештергән җимлекләрне ризык белән тутырып агачларга беркеттеләр һәм шушы җимлекләрне даими рәвештә тулыландырып торырга карар кылдылар. Катнаштылар: башлангыч класслар, 9 укучы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International