Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин Кукмарада яшәүче Галиуллина Сәкинә Галиулла кызын 95 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик итеп, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук социаль яклау бүлеге җитәкчесе Саветлана Җамалиева, беренче гимназия директоры Васыйл Касыймовлар да юбилярга үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.