Кукмаралылар якташыбыз, шагыйрь Рәниф Шәрипов янында булып кайтты

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Якташыбыз, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты Рәниф Шәриповның “Җомга” дигән китабы басылып чыкты. Яңа ел алдыннан Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев, ветеран-журналист Рузилә Закирова, шагыйрьнең иҗатын үз итүче Ильяс Гыймадиевлар, Рәниф Шәрипов янында булып, аның хәл-әхвәлен белештеләр, район җитәкчелеге һәм “Урал” хуҗалыгының бүләкләрен тапшырып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International