20 январь көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннебаева 4 сыйныф укучылары (6 кеше) белән “Гүзәллеккә кеше хуҗа” исемендә экологик викторина уздырды.
Табигатькә сакчыл караш, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелгән викторина барышында укучылар “Табигать һәм кеше” әкиятен тыңладылар, анализ ясадылар. Уен “Брейн- ринг” формасында үтте. Уенда укучылар сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр. “Угадайка” уенында тартмадагы ( табигый һәм табигый булмаган) әйберләрне 1 мин. вакыт эчендә кул белән тотып, танып белергә тиешләр иде.