19 январь көнне Чарлы авылы китапханәчесе Гөлчәчәк Каменщикова Россия һәм Татарстанда экология елы уңаеннан, 6 сыйныф укучылары белән берлектә «Птицы нашего края» дип аталган экологик чара үткәрде. Укучылар кошлар турында язылган китаплар белән таныштылар, кышка җылы якларга китүче һәм бездә калучы кошларны барладылар. Соңыннан укучылар китапханәче белән берлектә кышкы табигатьтә кошларга үз куллары белән ясалган җимлекләр элделәр.