Зур Сәрдек авылы китапханәчесе Наилә Шакирова китапханәдә “2017 ел – Экология елы” дип аталган күргәзмә төзеде. “Алтын битлек” драма түгәрәге членнары (15 укучы) һәм 3 сыйныф укучылары (4 китап укучы) белән күргәзмә янында тематик әңгәмәләр үткәрелде. Балалар белән экология сүзенең мәгънәсе, табигатьне саклауда кешенең роле, табигать турында язучыларыбыз әсәрләре турында җылы һәм җанлы сөйләшү үткәрелде.