24 январь көнне Тат. Тулба авыл китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 3-4 сыйныф укучылары өчен “Хезмәт аша туа чын батырлык, Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә” әңгәмә - күзәтү үткәрде. Китапханәче үсеп килүче буында туган якка мәхәббәт тәрбияләде, укучыларга алдынгы хезмәткәрләр белән таныштырды, хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуына төшендерде.
Шул уңайдан чыгып Татарстаныбызның Ил башы Минтимер Шәймиев үрнәгендә балалар белән “Татарстанның беренче президенты” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Аның тормыш юлы, эшчәнлеге, халыкка хезмәте, мәдәни һәм тарихи мирасыбызны яңадан торгызу турында мәгълүматлар җиткерелде. Катнаштылар: 3-4 кл., 5 укучы.