Түбән Үрәстә халык җыены булды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены бүген Түбән Үрәс авыл җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Ринат Шәмиевның, участок инспекторы Николай Иванов, җирле ветераннар советы җитәкчесе Любовь Сергееваларның чыгышлары тыңланды. Районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән  район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International