Кукмарада яңа чаңгы трассасы ачылу хакныда хәбәр иткән идек. Чаңгы юлы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион чишмәсеннән алып, Нурминкә суы буйлап Кукмара тау итәгеннән тау чаңгысы (слалом, сноуборд) базасына кадәр килә һәм кире әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә биредә яктырткыч лампалар куелды.