Зур Кукмара җирлегендә халык җыены үтте

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Зур Кукмара авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Очрашып-сөйләшүдә җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев, “Урал” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин, мәктәп директоры Габит Нәҗипов, участок инспекторы Әмир Җиһаншин чыгыш ясады. Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге икътисадый күрсәткечләр турында сөйләде, киләчәккә бурычлар билгеләде. Хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International