Вахит авылында ир-егетләр арасында волейбол ярышлары узды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвар көнне Вахит авылының “Батыр” спорт сараенда “Мулланур Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бүләгенә ир-егетләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге чараны “Вахитов исемендәге” авыл хуҗалыгы җитәкчесе-Нәфыйк Хөсәенов, Кукмара районы спорт һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе-Алмаз Гәләветдинов, Янил авылы җирлеге Башлыгы-Илгизәр Корбанов, Спорт Ветераны-Рәфкать Абдуллиннар ачып җибәрде. Ярышта-Вахит, Янил, Шәмәрдән, Балтач командалары көч сынашты. Гомуми нәтиҗә буенча-1 урынны-Шәмәрдән, 2-Вахит, 3-Янил, 4-Балтач командалары алды. Ярышта җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән тәбрикләделәр.

Нияз Кәримуллин
Казан дәүләт мәдәният институты студенты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International