Янил урта мәктәбендә студентлар очрашуы узды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Шушы көннәрдә Янил урта мәктәбендә-мәктәпнең 60 -еллык юбилее, студентлар көне хөрмәтенә багышланган зур матур кичә узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп директоры Ришат Шакиров, мәктәп коллективы, укучылар,төрле юнәлештә белем алучы студентлар кичәнең зур кунаклары булдылар. Бәйрәмнең беренче өлеше мәктәпнең 60 -еллык тарихы белән башланып китте. Шушы вакыт эчендә әлеге уку бинасы нинди булган,кемнәр белем алган,нинди вакыйгалар,мәгълүматлар булганлыгы турында сөйләнелде. Фото-видеолар,истәлекләр белән әлеге вакыйгаларны күрергә насыйп булды.

Ә бәйрәмнең икенче өлешендә исә студентлар арасында “КВН ярышы” узды. Алар арасында 4 команда-“Янил мәктәбе командасы”, “КФУ командасы”, “Мәдәният институты командасы” һәм “Кукмара аграр көллияте команда” лары көч сынашты. Әлеге ярышта алар осталыкларын күрсәтеп,җырлап-биеп,кызыклы уеннар уйнап, тамашачыларны шаккаттырып,матур чыгыш ясадылар. Жюри әгъзалары һәм мәктәп коллективы аларга дәртле,көчле уеннары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, Кукмара аграр көллияте, КХТИ, КАИ, КГЭУ студентлары мәктәп укучыларына үзләренең уку йортлары турында таныштырып үтте, студент тормышы, ничек укырга,ничек укырга керергә, бердәм дәүләт имтиханнарын ничек тапшырырга икәнен сөйләделәр,укучыларга уңышлар теләп, уку йортларына чакырдылар.

Барлык студентлар исеменнән Янил урта мәктәбе коллективына матур,истә калырлык, күңелле бәйрәм оештырганнары,чакырганнары өчен кайнар,зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, матур тормыш, күтәренке кәеф телибез, дип яза
Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International