31 нче гыйнварда Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә талантлы композитор Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан “Калфаклы сандугач” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Презентация ярдәмендә Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Ул иҗат иткән “Җидегән чишмә”, Үз илемдә”, “Керкәле таулары” һ.б җырлары башкарылды. Кичә нәфис сүз, биюләр белән үрелеп барды. Китапханәче килгән тамашачыны Сара Садыйкова иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән дә якыннан таныштырды.