«Интернет- дусмы, дошманмы ?» - дәрес

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

31 январь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина башлангыч сыйныф укучылары белән «Интернет- дусмы, дошманмы ?» дип аталган дәрес үткәрде. Дәрес барышында балаларга  интернет турында мәгьлүмат бирелде, интернетта утырган вакытта аларга куркынычсызлык кагыйдәләре  турында аңлатылды. Чара “ Безопасность в интернете” исемле презентация белән баетылган иде. Мәгълүмат туплангач укучылар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Китапханәче тарафыннан укучыларга Д.Н. Сәфәровның “Виртуаль дөнья”, С.В. Симоновичның “Занимательный компьютер” китаплары тәкьдим ителде. Барлыгы 14 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International