Зур Сәрдек авыл китапханәсендә 5 сыйныф укучылары белән (сыйныф җитәкчесе – Төхвәтуллин Нияз Наилевич) “Куркынычсыз Интернет – минем дустым” дигән сыйныф сәгате үткәрелде. Максат - Интернетның файдалы һәм заралы яклары белән таныштыру, интернеттан дөрес һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү, буш вакытны файдалы үткәрү күнекмәләре булдыру. Укучылар “Куркынычсыз интернет” исемле презентация караганнан соң, интернетның уңай һәм тискәре яклары турындагы тестны эшләделәр. Рунет, интернет кебек төшенчәләрнең мәгънәләрен китапханә фондында булган сүзлекләрдән карап белделәр. Интернеттан файдалану буенча төрле биремнәрне үтәделәр, балаларга “Интернеттан дөрес файдалану буенча киңәшләр” исемле буклетлар өләшенде. Соңыннан балалар өстәл уеннары, хәрәкәтле уеннар уйнап ял иттеләр. Әлеге чарада 16 китап укучы катнашты.