“Файдалы һәм куркынычсыз интернет” - китапханә дәресе

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

1 февраль көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары өчен “Файдалы һәм куркынычсыз интернет” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чара барышында балалар интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштылар. Укучылар  әңгәмәдә катнаштылар, презентация карадылар. Шулай ук балаларга интернеттан башка да кирәкле информацияне китап, сүзлекләр ярдәмендә таба алу мөмкинлеге аңлатылды. Балалар сүзлекләр белән таныштылар, бирелгән сүзләрне сүзлекләрдән табарга өйрәнделәр. Әлеге дәрес укучыларны интернетта сак, уяу булырга өндәде. Катнашты 8 укучы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International