"Туар көнең җырлап тора, яшьлек!"

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Зур Сәрдек авыл җирлегендә Мәдәният елына багышлап уздырылган чараларның чираттагысы гөрләде: җирлекнең иң сәләтле яшьләре катнашында "Туар көнең җырлап тора, яшьлек!" дип исемләнгән зур концерт-тамаша куелды. Быелгы тамашаның махсус кунагы -Трыш авылыннан җырчы егет Рамил Гөзәеров булды. Җырчылар Ильяс Минемуллин, бертуган Айгөл һәм Фәнзил Галимҗановлар, Булат Баграмов,Зөлфәт Сөләйманов, Зөбәйдә Хәмәтдиновалар, нәфис сүз осталары Илүсә Мөхәммәтгалиева, Ришат Минемуллин, Илүсә Хөсәеновалар, "Чәчкә" халык бию ансамленә йөрүче егет-кызларыбызның "Солдат кайткач" миниатюрасы, "Солдат озату" фольклор-хореографик композициясе, Альмира Шәймәрданова куйган дәртле матур биюләр - тамашачыны рәхәтләнеп ял иттерде. Яшьләрнең , авылларның дуслыгын ныгытучы, рухи тәрбия бирүче бу чара бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International