Зур Кукмараның “Ялкын” спорткомплексында район башлыгы призына милли көрәш буенча шәхси-команда беренчелеге узды. Бәйгедә 200 спортчы катнашты. Ярыш түбәндәге үлчәү категорияләрендә узды: өлкәннәр – 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг һәм 100 кг югары, 1999 елгы яшүсмерләр һәм алардан яшьрәкләр – 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75, 80 кг һәм 80 кг югары.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, өстәмә белем бирү үзәге директоры Нуретдин Зыятдинов, милли көрәш буенча район Федерациясе рәисе Рафак Хәлиуллин, район спорт һәм яшьләр идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдиновлар катнашты һәм чыгыш ясады.