8 февраль конне Кукмара районы ГХАТ бүлегендә тантаналы чара - ана (гаилә) капиталы сертификатын тапшыу булды.
Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган гаиләләр сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкчесе Тохбатуллин Марсил Габделфәрт улы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны Кукмара районы аппарат җитәкчесе Резеда Нурислам кызы Гаянова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөлфия Таһир кызы да котлады. Чакырылган кунакларга җырчы Рәфидә Агләмшина җыр бүләк итте.
Чарадан соң барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.