Кукмарада эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның күчмә утырышы узды

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды.  Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады. “Строй-Гарант” җәмгыятенең хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәре Нияз Ризванов әлеге совет әгъзаларын объектта хезмәтне саклауның торышы, биеклектә хезмәтне саклау кагыйдәләрен аңлату буенча эшчеләр белән алып барылган эш, эшчеләрнең шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителеше белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International