Кукмара район Советының чираттагы утырышы узачак

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

17 февральдә 9.00 сәгатьтәрайон Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының чираттагы уналтынчы утырышы чакырыла. Көн тәртибендә 2016 елгы район бюджетының үтәлеше турында хисап, район эчке эшләр бүлегенең, район контроль-хисап Палатасының 2016 елгы эшчәнлекләре турында хисаплар, “ Кукмара муниципаль районының 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджеты турында”гы район Советының 16.12.2016 елгы 70 санлы карарына үзгәрешләр кертү проекты, җирле әһәмияткә ия булган аерым мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына тапшыру турындагы мәсьәләләр каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International