Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Выше радуги” ансамбле кызлары Алина Малова һәм Алена Ишмурзина “Орленок” Бөренроссия лагереның кышкы иҗади сменасында катнаштылар. Җырчы кызларыбыз, лагерь программасына кертелгән мавыктыргыч чара, конкурс-бәйгеләрдә катнашып, диплом һәм Мактау грамоталарына ия булдылар.