15 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга 1986-1988 елларда Әфган сугышында катнашкан ветеран егетебез Халяутдинов Мөнир Мөбәрәкҗан улы чакырылды. Ул балаларга әфган сугышының ни дәрәҗәдә коточкыч афәт икәнен сөйләде.