15 февраль - Әфганистан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 18 февраль көнне Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова үз авылының башлангыч мәктәбендә укытучылар һәм яшь укытучы Зарипов Илшат белән берлектә “Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара!” исемле очрашу кичәсе уздырды. Очрашуга хәрби бурычларын Әфганистан җирендә үткән авылдашлары Минегалиев Мәүлит Вагиз улы һәм Зарипов Рамил Габделбәр улы чакырылды. Кунаклар үзләренең хезмәт иткәндәге уй-кичерешләре белән уртаклаштылар, балаларга тормышта туган авырлыкларга бирешмичә яшәргә дигән төпле киңәшләрен бирделәр. Соңыннан балалар концерт куйдылар.