“Газиз Туган телем” дигән тема астында “Тамчы –шоу” интеллектуаль уены

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

 Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну, горурлану хисе уяту ,аның матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан Пычак авыл клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан Пычак урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары белән “Газиз Туган телем” дигән “Тамчы –шоу” үткәрелде. Балалар “Зирәкләр” һәм “Тапкырлар” командасына бүленеп, үзләренең белемнәрен сынадылар. “Тел шомарту”, “Кайсы команда тапкыррак”, “Татарча да яхшы бел ,русча да яхшы бел”, “Тылсымлы сүз”, “Ике гөл уены”, “Уйла һәм әйт , “Чын татар исеме” һәм башка бәйгеләрдә тапкырлыкларын күрсәттеләр. 67 балл җыеп “Зирәкләр” командасы алга чыкты. Уен ахырында укучылар, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел”  дигән китап күргәзмәсе белән танышып, туган як язучыларының иҗат җимешләренә күзәтү ясадылар, әңгәмә үткәрделәр. Балаларга бүләкләр тапшырылды, күтәренке, шат күңел белән таралыштылар. 16 бала, 3 укытучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International