19 февраль көнне Халыкара туган тел көне уңаеннан “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясе кысаларында Село Чура авыл китапханәчесе Лида Азина 2-3 сыйныф укучылары белән керәшен татарлары фольклорына багышланган чара үткәрде. Укучылар үз халкының борыңгы милли Симет бәйрәменең тарихы белән таныштылар. Әлеге чарада көнгә карата сынамышлар, әйтемнәр укылды. Керәшен тарихын, фольклорын ачыклаган китаплар ярдәмендә “И телем – тере тарихым. Син минем киләчәгем” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Укучылар белән бергәләп милли язучылар Г.Ибушев, Я.Емельянов, Г.Рәхим, Е.Уткин иҗатлары искә алынды, шигырьләре укылды. Шулай ук, керәшен бәйрәмнәрендә борынгыдан килгән “Борылдырыш”, “Капкалы”, “Чабата” уеннары өйрәтелде, җырлары искә төшерелде.