“Ул тормышка гашыйк иде” - китапханә дәресе

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

9 февраль - бөек, көчле рухлы шагыйрь, язучы Фәнис Яруллиннын туына 79 ел уңаеннан аны искә алып Олыяз авылы китапханәчесе Сөмбелә Камалиева урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гильметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән бергәлектә “Ул тормышка гашыйк иде” исемле китапханә дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты һәм аның китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Балалар Фәнис Яруллинның  шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр. Барлыгы 9 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International