15 февраль көнне Чишмәбаш авылы китапханәчесе Илсөяр Корбанова башлангыч сыйныф укучылары белән «Батыр үзе үлсә дә, исеме кала” дип исемләнгән, Муса Җәлилнең туган көненә карата чара үткәрде. Китапханәче китап сөючеләрне бөек шагыйрьнең биографиясе, иҗаты белән таныштырды һәм электрон презентация аша шагыйрьгә кагылышлы мәгълүмат бирде.