21 февраль көнне Югары Кузмис авылы китапханәчесе Валентина Туктарова башлангыч сыйныф укучылары өчен, туган тел көне уңаеннан, «Аслэсьтыд кылдэ яратытэк, мукет кылэз уд дышы гажаны» дип аталган китапханә дәресе үткәрде. Укучылар туган телләре- удмурт теленең килеп чыгышы,аның үсеш тарихы һәм шул телдә иҗат итүче шагыйрьләр, язучылар, бастырылучы газета- журналлар белән таныштылар. Дәрес барышында китапханәче китап сөючеләрне удмурт телендә иҗат итүче В.Л. Белыхның «Удмуртские батыри», Д.Яшинның «Удмуртский фольклор», «Удмуртские народные сказки, мифы и легенды», «Юрка - вихрь…», «Пятна на луне» кебек матур әдәбият, фольклор әсәрләреннән өзекләр белән таныштырды.