21 февраль көнне Ядегәр авылы китапханәчесе Диләрә Миннибаева 1 сыйныф укучылары белән “Такмакка да мин оста” исемле уен- кичә уздырды. Балалар бармак уеннары уйнады, санамышлар, такмаклар, такмазалар, тел көрмәкләндергечләр әйтештеләр. Халык авыз иҗатының күркәм бизәкләреннән булган “Кәләпүш”, “Йөзек салыш” уеннарында бик теләп катнаштылар. Китапханәче үз чиратында татар халкының халык авыз иҗатына, туган телгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды.