1 март – Халыкара наркомафия һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан Әсән Елга авылы китапханәчесе Әлфинә Нафикова 6 сыйныф укучылары белән Телдән журнал дип аталган чара үткәрде. Журнал 6 биттән торды: 1) “Наркотикларның килеп чыгу тарихы” (зәңгәр бит); 2) “Кисәтү”(сары); 3) “Куркынычка якынлашу” (куе сары); 4) “Наркоманнар – “тере мәетләр”, “шәүләләр” (кара); 5) “Тукта!”(кызыл); 6) “Өмет. Ышаныч. Яшәү”(яшел). 9 укучы катнашты.