Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан, төбәкара фәнни– тикшеренү укулары

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе һәм Кукмара туган якны өйрәнү музее белән берлектә, совет чоры татар әдәбиятының күренекле вәкиле - проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, "Көмеш сулы Нурминкә" повестеның  авторы  Ибраһим Газиның тууына 110 ел тулу уңаеннан, төбәкара фәнни– тикшеренү укуларын оештырды.

                Беренче этапка 135 эш кабул ителде. Шуның 36сы, 27 февраль көнне Кукмара муниципаль районы Үзәк китапханәсендә икенче этапка җыйналды. Икенче этап өч секциягә бүленде: Ибраһим Гази иҗаты, Якташ язучылар иҗаты, Ибраһим Гази әсәрләреннән, якташ язучылар әсәрләреннән өзекләр сөйләү. Казан каласыннан кайткан якташыбыз, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, якташыбыз Һадиев Ирек Габделхәй улы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Җомаголова Гөларам Шәйдулла кызы жюри председательләре итеп билгеләнделәр. Секция эшләре тәмам булгач, өч тармак буенча җиңүчеләрне тантаналы рәвештә котлау һәм грамота белән истәлекле бүләкләр тапшыру жюри згъзаларына тапшырылды. Шулай ук җиңүчеләрне котлап балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илназ Гилмутдинов үзенең моңлы җырларын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International