1 март көнне Әсән - Елга авылы китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән швед балалар язучысы А.Линдгренның тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормышы һәм иҗатына багышлап “Швеция әкиятчесе” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар А.Линдгренның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, “Пеппи длинный чулок” әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар, “Малыш и Карлсон, который живёт на крыше” мультфильмын карадылар.