1 март көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе Зөлфия Габдуллина, «Астрид Линдгрен и её любимые герои» дип исемләнгән республика күләмендәге акция кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары белән «Мир героев А. Линдгрен» дип аталган китапханә дәресе үткәрде. Укучылар авторның биографиясе, иҗаты турында сөйләгәннәрне мавыгып тыңлап утырдылар. Дәрес барышында автор турында презентация карадылар, әсәрләренә күзәтү ясадылар һәм А. Линдгрен әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнарны карадылар.