14 нче март көнне Сәрдекбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге балалар белән “Весь мир во мне. И в мире я – как дома” дип аталган акция кысаларында, Давид Кугультиновның 95 еллыгы уңаеннан, әңгәмә дәрес үткәрелде. Әңгәмә вакытында балаларга Кугультиновның иҗаты турында сөйләнде, аның әкиятләренә күзәтү ясалды. Соңыннан балалар төрле газета-журналлар белән таныштылар.